Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коеп яуган яңгырдан соң Уфада ир-ат мәете табылган

Уфаның Кольский урамында аномаль яңгырдан соң билгесез ирнең мәете табылган, дип яза "Российская газета". Басма мәгълүматы буенча, ирне көчле су агымы Уфаның Российская урамында урнашкан 47нче номерлы йорт янындагы җәяүлеләр кичүендә бәреп ега. Ир башы белән асфальтка бәрелә һәм агым аны үзе белән алып китә. "Интерфакс" агентлыгы чыганагы Кольский урамында...

Уфаның Кольский урамында аномаль яңгырдан соң билгесез ирнең мәете табылган, дип яза "Российская газета".

Басма мәгълүматы буенча, ирне көчле су агымы Уфаның Российская урамында урнашкан 47нче номерлы йорт янындагы җәяүлеләр кичүендә бәреп ега. Ир башы белән асфальтка бәрелә һәм агым аны үзе белән алып китә.

"Интерфакс" агентлыгы чыганагы Кольский урамында табылган ирнең тәнендә күп сандагы яралар булган, дип раслый. Хокук саклау органнарында ирнең көчле яңгыр корбаны булу-булмавын ачыклыйлар. Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре суд-медицина экспертизасын үткәрә башлаган. Аның ярдәмендә ирнең үлеме һәм шәхесе ачыкланачак.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев