Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше район сыерларын көтәргә электр көтүче “яллаганнар”

Чирмешән районы Лашман авылында шәхси хуҗалык сыерларын көтәргә электр көтүче "ялладылар". 81 баш мөгезле эре терлек тормышка куркынычсыз ток астында булган чыбык белән әйләндереп алынган көтүлектә йөри, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" сайты. Авыл җирлеге җитәкчелеге моның өчен Таллы елга ягында, авылның көньягында 70 гектар мәйдан җир бүлеп биргән. "Электр...

Чирмешән районы Лашман авылында шәхси хуҗалык сыерларын көтәргә электр көтүче "ялладылар". 81 баш мөгезле эре терлек тормышка куркынычсыз ток астында булган чыбык белән әйләндереп алынган көтүлектә йөри, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" сайты.

Авыл җирлеге җитәкчелеге моның өчен Таллы елга ягында, авылның көньягында 70 гектар мәйдан җир бүлеп биргән. "Электр көтүче" 800 казык-баганадан, бер рәт итеп сузылган 4 километр чамасы озынлыктагы чыбыктан гыйбарәт, аңа ток аккумулятордан килә.

-Беренче ике көндә маллар электрлы чыбыкка зыян салгалады - хәзер күнектеләр инде. Сыерларны халык бирегә иртән алтыда китерә, кичке алтыда алып китә. Түләүгә килгәндә, хуҗалыклар бер баш өчен биш айга 1000әр сум түләде, аннан электр көтүчесен карап торучыга һәм үгез өчен ай саен 200шәр сум түләргә дип сүз куештык. Яңгырлы яхшы ел булса, көтүлек мәйданы җитә, артык корыга китсә, җиһазны икенче урынга күчерергә мөмкин, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

http://www.nashcheremshan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев