Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

КУКМАРАДА ПОЕЗД БӘРГӘН ХАТЫН ИСЕРЕК БУЛГАН?

Нюреюнгри - Мәскәү 75нче тиз йөрешле поезды Кукмарада бер ханымны бәрдереп китә. 52 яшьлек хатын шундук җан бирә. Әлеге хәлне видеога төшереп торучылар да булган хәтта. "Подслушано Кукмор" төркемендә иртән-иртүк пәйда булды ул язма. Астында мондый сүзләр дә бар: "Бу хатын исерек иде. Мин ашыгыч ярдәм чакыртмакчы идем, дуслары: "Шул...

Нюреюнгри - Мәскәү 75нче тиз йөрешле поезды Кукмарада бер ханымны бәрдереп китә. 52 яшьлек хатын шундук җан бирә.

Әлеге хәлне видеога төшереп торучылар да булган хәтта. "Подслушано Кукмор" төркемендә иртән-иртүк пәйда булды ул язма. Астында мондый сүзләр дә бар: "Бу хатын исерек иде. Мин ашыгыч ярдәм чакыртмакчы идем, дуслары: "Шул кирәк аңа, ул үзе теләгәнен алды, ә син гаепле булып калачаксың", - дип каршы төштеләр. Иң аянычы, ханымны поезд ничек бәрүен поезд тәрәзәсеннән балалар да күрде" дип язылган иде. Аңа каршы шулай ук җаваплар тезелде: "Син нинди җансыз кеше?", "Нигә ашыгыч ярдәм чакыртмадың?", "Бу видеоны мондагы балалар да күрсен дип элдеңме?" диелгән иде. Авторга әлеге шелтәләр тәэсир итте булса кирәк, ике сәгать эчендә видеоязма да, фикерләр дә төркем стенасыннан алынды.

Район Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәхетсезлек очрагы 30 октябрьдә, сәгать 13.30 тирәсендә була. 1965 елгы, Кукмараның Академик Королев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәгән ханым рәсми булмаган җәяүлеләр сукмагыннан тимер юл аша чыга торган була. Аны Нерюнгри - Мәскәү 75нче тиз йөрешле поезды бәрдерә. Мәрхүмәнең ике баласы бар, алар үз гаиләләре белән яшиләр. Материаллар Казанның транспортта эчке эшләр линиясе бүлегенә җибәрелгән.

Исемен әйтергә теләмәгән әңгәмәдәшем әлеге ханымны таныды.

"Халык салмыш булган дип сөйли, әмма дөреслеген белмим", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев