Кулланучылар үз хокукларын белсен
15 мартта билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне бөтенебезгә дә кагыла.
Без – барыбыз да кулланучылар. Кулланучылар союзының Бөтендөнья берләшмәсе кодексына нигезләп әйтсәк, кулланучының хәбәрдалыкка, куркынычсызлыкка, үз теләге белән сайлап алырга, сатып алган әйберенең кимчелекле яклары булса, аны сатучыга кире кайтарырга, зыян күргән очракта –бәясен түләтергә, кулланучылык өлкәсендә белемен үстерергә хакы бар.
Хәзерге онлайн сатып алулар киң таралган заманда, кулланучыларга үз хокукларын белү аеруча кирәк. Әмма күпчелек кеше ул законнарны бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп бетерә алмый. Бер генә мисал, интернет аша алынган товар сатып алучыга ошамаса, кимчелеге булса, кулланучы аны җиде көн эчендә бернинди аңлатуларсыз кире кайтара ала. Еш кына сатучы товарны кире алмас өчен, аны салган тартма яки төргәкнең ертылган булуына ишарә ясый. Сатып алган әйберне төргәкне ачмый гына карап булмый, шуңа күрә сатучының бу дәгъвасы кулланучының хокукын чикли дигән сүз. Тартмага салынган, яки төргәктәге товар гына, алган вакытындагы хәлендә булырга тиеш. Әлбәттә, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, интернет аша нәрсә дә булса алырга ниятләгәндә, товар турында тулаем белешмә булырга, интернет-кибетнең төгәл адресын, товарның бәясен, ничә көндә китереп җиткерелүе турында мәгълумат алынырга тиеш. Товар өчен түләгән акчаны кайтару мәсьәләсенә килгәндә, бу очракта да “Кулланучылар хокукын яклау”законының 23нче маддәсенә таянып эш итәргә кирәк. Әлеге закон нигезендә, сатучы акчаны вакытында кире кайтармаса, һәр тоткарланган көн өчен, товарның тулаем бәясенә, шушы бәядән чыгып тагын 1% өстәлергә тиеш. Кулланучының товар өчен түләнелгән булуы хакында документы булуы зарур.
Кайчы алып кискән дигән
Әйе, бик үк намуслы булмаган җитештерүче яки сатучы алдында үз хокукыңны яклар өчен әзерлекле булу кирәк. Лениногорскида яшәүче Мәрьям ханым кызына бүләккә дип шәһәр кибетләренең берсеннән костюм сатып алган.
- Бик җентекләп, карап алдым кебек булган иде, өйдә итәгенең эчке ягын карасам, ул бер җептә генә эленеп тора. Кибеткә кире бардым, сатучы алмый. Кибетнең хуҗасы да чыкты. Сез үзегез шулай ясаган аны ди. Икенче көнне кулланучыларны яклау бүлегенә килгән идем, кибет хуҗасы миннән алда килеп, юбканы кайчы белән кискән ул дип сөйләп киткән. Кире барып костюмны үзләренә бүләк иттем, акча сорамадым. Берәр ай вакыт үткәч, шалтыратып чакырдылар да акчаны кире бирделәр. Үз хокукларыбызны начар беләбез шул, - дип сөйләде Мәрьям ханым.
Кулланучылар үзләренә ничек хезмәт күрсәтүләре, хокук бозу очраклары турында шалтыратып "кайнар линиягә" сөйли ала.
“Кайнар линия“ 19 мартка кадәр дәвам итә. Үзегезгә ничек хезмәт күрсәтүләре турында, кулланучы буларак хокук бозуга юлыккан булсагыз, шалтыратыгыз: (885595)5-17-44, (885595)5-14-35, (885595)5-25-87.
Исламия Галимова.
Тулырак "Заман сулышы"нда.
Рамилә Мөхәммәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең” Лениногорск филиалы табибы:
- “Кайнар линия” кулланучылар хокукы бозуларны кисәтү чарасы буларак оештырылды.
Сатып алган товар сыйфатсыз булса, аның кимчелеге соңыннан гына ачыкланган очракта, кире кайтарып бирергә күп кеше уңайсызлана. Акча түләп алынган әйбер, кайчак ул бик кыйммәтле товар да була, кирәксезгә чыгып өйдә ята. Кайтарып бирергә теләсә дә, сатучы ниндидер сәбәп табып аны кире алмый. Кулланучы үз хокукларын әйбәтрәк белсә, мондый хәл килеп чыкмас иде. Азык-төлек сатып алганда да, мондый күңелсезлекләр еш була. Без кулланучылар хокукын яклауны гына түгел, аларның бу өлкәдә күбрәк белүләрен дә күзаллап оештырдык бу чараны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев