Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыска вакытлы ялга кайткан хәрби якташыбызның тормышында шатлыклы вакыйга булды

Лениногорск ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташ хәрбинең никахлашу тантанасы узды.

Менә ул дулкынландыргыч көн: Мендельсон маршы, ак күлмәк кигән кәләш, хәрби киемен ак күлмәккә, костюмга алыштырган кияү егете, балдаклар алмашу, гаиләнең беренче мөһим документын алу, туганнар, якыннарның ихлас күңелдән котлавы – барысы да истә калырлык, бик матур мизгелләр булды.

ЗАГС бүлегендә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби Рашат белән Эльмираның никахы үтте.

Кыз белән егет арасында мәхәббәт күпере күптәннән салына, моннан 5 ел элек. Рашатны армиягә озатып, аның исән-сау кайтуын көтеп алган Эльмира. Яшьләр гаилә кору турында уйлана, аңа әзерләнә башлагач, өлешчә мобилизация игълан ителә һәм Рашат махсус хәрби операция зонасына китә. Эльмира сабырлык белән тагын көтә.

Хәрби – булачак кияү моңа кадәр ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып киткән булган. Һәм менә өченче кайтуында Эльмира белән никахлашырга, гаилә тормышын башларга уйлаганнар. Тантаналы вакыйгада ике якның иң якыннары булган, ЗАГС белгече Кадрия Хәлимова аларны истәлекле көн белән тәбрикләп, гаиләдәге мөһим документны тапшырды һәм бәхет-шатлыкта яшәүләрен теләде.

Кәләш белән кияүгә чын күңелдән әйтелгән теләкләр яңгырады. Гаиләне алда зур тормыш юлы көтә, аларның хыяллары да бар: фатирлы – үз куышларын булдыру.

Ә хәрби  контракт белән хезмәт итәргә китүчеләргә  үз теләкләрен җиткерә: “Физик яктан үзеңне әзерләргә, начар гадәтләрне ташларга, башың белән уйларга”, – ди ул.

Санаулы көннәр тиз уза, Рашат янәдән фронтка, хәрби иптәшләре янына юл алган. Хәзер исә биредә сагынып көтеп алучылар күбәйде –  хатыны Эльмира яраткан тормыш иптәшенең исән-сау җиңеп кайтуын теләп тора.

Яңа барлыкка гаиләне котлыйбыз! Бәхетле тормыш көтеп торсын!

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында, 28 июнь санында булачак

Розалия Мостафина, фото: видеодан скриншот

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев