ЛЕНИНОГОРСК БАЧАЧЫЛАРЫ КОЛАГЫНА: ДЕКАБРЬДӘ БАКЧА ЭШЛӘРЕ
Кышка аяк басабыз. Бакчачының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән азрак арынып торган чагы. Бакчада тынлык. Агач һәм куаклар кышкы ялда. Әмма бакчаны күзәтүне туктатмаска кирәк. Кар катламын тикшереп торырга. Чөнки ул - үсемлекләр өчен җылы юрган. Декабрьдә кыска вакытлы җылытулар булгалый. Нәтиҗәдә җир ачылырга һәм кинәт суытырга мөмкин. Сукмаклардагы карны күпьеллык үсемлекләр, бакча...
Кышка аяк басабыз. Бакчачының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән азрак арынып торган чагы. Бакчада тынлык. Агач һәм куаклар кышкы ялда. Әмма бакчаны күзәтүне туктатмаска кирәк. Кар катламын тикшереп торырга. Чөнки ул - үсемлекләр өчен җылы юрган. Декабрьдә кыска вакытлы җылытулар булгалый. Нәтиҗәдә җир ачылырга һәм кинәт суытырга мөмкин. Сукмаклардагы карны күпьеллык үсемлекләр, бакча җиләге өстенә ташлагыз.
- Көчле юеш кар яуганнан соң, агачларның ботаклары сынмасын өчен, карны селкеп төшерергә кирәк.
- Теплицада җир катмасын өчен, эченә кар ташлагыз. Бу аның туфрагын язын дымга да туендырачак.
- Яфракларын коеп бетергән агачларда кышларга калган корткычларның оялары яхшы күренә. Бөтерелеп торган корыган яфраклар, бөрешкән җимешләрне юк итегез.
- Кошларга җимлек куегыз. Бакчага ияләшкән кошлар, бала чыгаргач, корткычларга каршы сугыш ачачак. Көздән миләш, сырганак, баланны бөтенләй җыеп бетермәгез, кошларга бүләк калдырырга кирәк.
- Гладиолус, бегония, дәлия һәм башка чәчәкләрнең сакларга салган бәрәңге һәм суганчаларын тикшереп торыгыз. Чери башлаганнарын ташларга кирәк. Черү билгеләрен күрсәгез, киптерергә һәм көл сибәргә була.
- Бүлмә гөлләрен тәрбияләүне туктатмаска. Су сибүне киметергә.
- Вакыт бушрак булудан файдаланып, бакчачылык турында китаплар, язмалар укырга, яңа өметле сортлар, тәҗрибәләр белән танышырга һәм орлыклар ала башларга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев