Лениногорск балаларын “Җәлил укулары” конкурсында катнашырга чакыралар
Бәйгедә мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре дә катнаша ала.
Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсендә 8 февральдә 10.00 сәгатьтә “Җәлил укулары” бәйгесе узачак. Анда төрле номинацияләр буенча үзеңне сынап карарга була. Әйтик, “М.Җәлил татар телендә”, “М. Җәлил рус телендә”, “М.Җәлил төрле телләрдә” номинацияләре каралган.
Бу конкурста 4 яшьтән 18 яшькәчә катнашырга мөмкин.
Конкурска заявкалар 5 февральгә кадәр кабул ителә. leninogorsk.dk@mail.ru – эл почта адресы.
Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 89172594694
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев