Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск батырлары Кыргызстанда ат өстендә көрәш чемпионатында призлы урыннар алды (+ фотолар)

Кыргызстан Республикасының Чолпон -Ата шәһәрендә ат өстендә көрәш буенча беренче чемпионат узды.

Россияне Татарстан җыелма командасы тәкъдим итте. Бу хакта "Заман сулышы" газетына  "Алмакай" ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин хәбәр итте.

"Чемпионат 22сеннән 24 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Монда иң көчлеләр Кыргызстаннан,  Казахстаннан, Үзбәкстан, Афганистан, Кытайдан,  Венгриядән, Төркиядән, Монголиядән килделәр. Безнең команда өченче урынга лаек булды. Без барысы 1 көмеш медаль, 3 бронза медале яуладык", - ди ул.

Татарстан командасы составында: Илдар Гибадуллин, Рөстәм Әмиров, Фәнил Вафин, Инсаф Хөсәенов, Ранил Әхмәтҗанов,  Динар Хәйбриев була.

Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев үз үлчәү категориясендә көмеш призга лаек булган.

Ранил Әхмәтҗанов - үз үлчәү категориясендә бронза приз иясе.

Егетләрне котлыйбыз!

Фото: Фәрит Нәбиуллин

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев