Лениногорск эчке эшләр бүлеге әти-әниләрне кисәтә
Лениногорск эчке эшләр бүлеге җәй көнне балаларын ял итәргә озатучы әти-әниләргә шәхси куркынычысызлык турында аңлатырга кирәклеген хәбәр итә. Үз-үзен тоту кагыйдәләрен исенә төшерегез: яшьтәшләренә кыйммәтле телефонын яисә планшетын күрсәтмәсен, аларны өйдә калдыру яхшырак булачак. Ял итү урынында балагызга карата хокук бозу очраклары билгеле булса, мәсәлән, әйберләрен урласалар, кыйнасалар, кыерсытсалар -...
Лениногорск эчке эшләр бүлеге җәй көнне балаларын ял итәргә озатучы әти-әниләргә шәхси куркынычысызлык турында аңлатырга кирәклеген хәбәр итә.
Үз-үзен тоту кагыйдәләрен исенә төшерегез: яшьтәшләренә кыйммәтле телефонын яисә планшетын күрсәтмәсен, аларны өйдә калдыру яхшырак булачак. Ял итү урынында балагызга карата хокук бозу очраклары билгеле булса, мәсәлән, әйберләрен урласалар, кыйнасалар, кыерсытсалар - бу турыда тәрбиячегә, лагерь җитәкчелегенә һәм әти-әниләренә хәбәр итсеннәр. Әгәр балагыз янына баргач, аңа карата начар мөнәсәбәт сизсәгез, бу турыда эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез: 02, 2-72-20, ышаныч телефоны - (843) 2912 002.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев