Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә митинг узды

Лениногорск милициясенең, төгәлрәге Шөгер, Яңа Писмән бүлекләре милициясеннән 60 хезмәткәр Бөек Ватан сугышында катнашкан.

 

Шуның 11е - сугыш явында һәлак булган.

Һәлак булганнарның  батырлык тарихы,  милиционерларның шәхси әйберләре Лениногорск полициясенең Хәрби дан музеенда саклана. Ел саен, Җиңү көне алдыннан һәлак булган милиционерларга һәйкәл янында тантаналы митинг үткәрелә.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдинов митингта чыгыш ясаганда сугыш елларында да, тыныч вакытта да үз гомерләрен биргән хезмәткәрләр турында истәлекне саклау мөһим, дип билгеләп үтте

Эчке эшләр бүлеге территориясендә Һәлак булганнарга һәйкәл 2015 елда төзелгән. Ул сугыш елларында һәлак булган милиционерларга гына түгел, ә тыныч вакытта җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган өч хезмәткәр истәлегенә дә куелган.  Хезмәткәрләр - Александр Трункин, Атлас Хәбитов һәм Рифгат Агадуллин.

Митингта хокук сакчыларының тол хатыннары, һәлак булган милиционерларның әниләре, Эчке эшләр бүлеге ветераннары катнашты. Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

 

Фото: Әнисә Мельникова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев