Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә тәмле рецепт: Кычытканлы щи

200 әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч. Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга. Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут...

200 әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч.

Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга.

Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут кайнатырга.
Бәрәңгене шакмаклап, кузгалакны саламлап турарга.

Кайнап чыккан тозлы суга бәрәңгене салып, 10-15 минут кайнатырга.
Аннан кишер, суган, кычыткан, кузгалак өстәп, тоз, борыч сибәргә.
Табынга биргәндә каймак һәм ваклап туралган йомырка салырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев