Лениногорск йөзүчеләре Баулыдан медальләрнең барлык төрен дә алып кайтты
Ярышлар Республика көне, Нефтьчеләр һәм Баулы шәһәре көне уңаеннан оештырылган иде.
Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче үсмер малайлар һәм кызлар, Баулыда узган ярышларда катнашып алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулап кайттылар.
Җәйге яллардан соң уздырылган беренче стартлар булуына карамастан, яшь йөзү осталары чын спорт үҗәтлеге күрсәтеп көрәштеләр. Бәйгедә Татарстанның көньяк-көнчыгышы шәһәрләре һәм Зәй , Кама Аланы командалары катнашты. Спортчыларның туган елларына буенча төркемнәргә бүленеп ярыштылар.
Лениногорск йөзүчесе Яна Ханнанова 100 метр арага комплекслы йөзү бәйгесендә, үз яшендәге спортчылар арасында алтын бүләкне алуга иреште. Иван Терентьев һәм Эльвира Харрасова – бронза призга ия булдылар.
Ирекле стиль белән 200 метр арага йөзү бәйгесе дә “Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүчеләргә уңыш китерде. Безнең Елизавета Шуманева көмеш медальгә лаек булды. Ә Анастасия Кожевникова һәм Артур Петров бронзага алуга иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев