Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск китапханәсендә якташ шагыйрә, Удмуртиянең Язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакова белән очрашу узачак

Очрашу Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә үтәчәк.

Язучы, шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның мәдәният хезмәткәре Гөлфия Исхакова  Мөэмин-Каратай авылының сигезъеллык мәктәбендә белем алган. Бүгенге көндә ул Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итә.

Безнең төбәктә Гөлфия Исхакованы белмәгән кеше юктыр. Ул шагыйрә, язучы булудан тыш, көйләр дә иҗат итә. Аның сүзләренә язылган җырлар байтак.

Туган ягына кайткач, авылда китапханәдә аның белән очрашу уздыралар. Менә быел исә Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырганнар.

«Сагындыра туган җир» дип исемләнгән чарада шулай ук башка кунаклар да катнашачак, популяр җырлар авторы, җырчы, композитор – Зиннур Сафиуллин, җырчы, композитор, музыкант Людмила Аланлы да булачак, дип хәбәр итә үзәк китапханә.

Очрашу 27 августта 14.00 сәгатьтә була.

 

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев