Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сарае 60 еллыгын билгеләп үтә

Әлеге чара бинаның юбилее гына түгел, ә шәһәр халкы өчен дә зур бәйрәм, Мәдәният сарае – сәнгать хакимлек итә торган бина, ул халыкны берләштерүдә зур роль уйный.

Мәдәният сарае 60 еллык юбилеен тамашачылар белән бергә үткәрәчәк. 30 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Лениногорск Мәдәният сараенда бәйрәм чарасы уза.

Бу көнне  аеруча җылылык белән Мәдәният сараеның башлангыч эшләрендә торган, яраткан эшләренә тугры калып, учреждениегә мәдәни тормышның үзәгенә әверелергә мөмкинлек биргән кешеләрне искә алачаклар.

Күп буыннар Мәдәният сараенда үсеп, ныгыдылар һәм алар бүген төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре.

Мәдәният сараеның үткәне һәм бүгенгесе нефть тармагы һәм шәһәр үсеше белән бәйле. Курка-курка гына әниләренең кулларына тотынып хореография түгәрәгенә килүчеләр күпме, шулай ук Мәдәният сарае ишекләре аша дуслары-сыйныфташлары белән концертка килүчеләр бик күп, шөгыль өчен түгәрәкләр сайлаучылар хәттин ашкан. 

Коллектив бетмәс-төкәнмәс энергия белән кайнап тора, шатлык өләшә.
“Юбилейга без үз эшенә бирелгән, талантлы профессионаллар белән килеп җиттек, - дип сөйли Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова. – Коллективтагы һәркемгә рәхмәт әйтәм. Без алга таба да төп максатыбыздан –  лениногорскилыларның ялын оештыру, әхлакый-рухи кыйммәтләрне пропагандалау, талантларны ачыклау – читкә тайпылмабыз”.

Лениногорск Мәдәният сарае тарихы 1964нче елдан башлана. Ул чакта Мәдәният йорты дип аталган. Бинаны 61нче төзелеш-монтаж идарәсе эшчеләре төзегән. 1971 елда учреждение  исемен Техниклар йортына (Дом техники) алыштыра һәм “Лениногорскнефть” идарәсе балансына тапшырыла. 1997 елда бина администрация карамагына тапшырыла һәм бүгенге көндә Мәдәният сарае статусында эшли.

Мәдәният сарае бик күп талантлы коллективларны берләштереп тора. Әйтик, Р.Шиһап исемендәге татар халык театры менә озак еллардан бирле спектакльләре белән сөендерә. “Надежда” ветераннар хоры быел 35 еллыгын билгеләп үтте. “Талант” үрнәк вокал студиясе, “Пируэт” , “Желание летать”, “Империя”, “Астра”бию коллективлары, “Барби” вокал ансамбле, «Браво» балалар арт-студиясе, «Эрзянка» мордва халык фольклор ансамбле, “Шура хуран” чуваш халык фольклор ансамбле, “Сүнмәс ялкын”, “Чишмә” ансамбльләре мәдәни өлкәгә зур өлеш кертә.

Соңгы елларда уңышлы гына эшләп китүчеләр: “Желаем счастья” ансамбле, “Моң чишмәсе” гармунчылар ансамбле, “Задоринки” һәм “Тип-Топ!” балалар бию коллективлары, “Изюминки” коллективы.

 

Розалия Мостафина

Гүзәлия Нигъмәтзянова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев