Лениногорск мәктәбендә сыйфат көне узды
Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре шәһәрнең 5нче мәктәбендә "Товар сыйфаты" темасы буенча лекция-практик семинар үткәрде. Вәкилләр азык-төлек һәм көнкүреш техникасының сыйфатына кагылышлы мәгълүматлар җиткерде. Укучылар да аларга сораулар бирде. Аерым алганда, мобиль җайланмаларга кагылышлы иде ул. Лекциядән соң 3 командага бүленеп, викторина уздырдылар. Өчесе дә бертигез очколар туплады. Кунаклар киткәндә...
Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре шәһәрнең 5нче мәктәбендә "Товар сыйфаты" темасы буенча лекция-практик семинар үткәрде.
Вәкилләр азык-төлек һәм көнкүреш техникасының сыйфатына кагылышлы мәгълүматлар җиткерде. Укучылар да аларга сораулар бирде. Аерым алганда, мобиль җайланмаларга кагылышлы иде ул. Лекциядән соң 3 командага бүленеп, викторина уздырдылар. Өчесе дә бертигез очколар туплады. Кунаклар киткәндә кулланучылар хокукын яклау законнары туплаган белешмәлек таратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев