Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мөхтәсибәте “Ихлас” мәчетендә яңа уку елы башлану уңаеннан җыелыш уздырды

Яңа уку елын мәктәпләр генә түгел, мәчетләребез дә башлап җибәрә.

Узган ял көнендә “Ихлас” мәчетенә дини гыйлемнәр алырга теләге булганнар һәм узган елларда белемнәр ала башлаучылар да килеп, яңа уку елы алдыннан була торган сөйләшү-фикерләшүне үткәрделәр.

“Беренче тапкыр килүчеләр дә шактый күренә. Барыгызны да монда күрергә шат”, - дип, җыелышны шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт гыйлем алуның фазыйләте хакында вәгазь белән башлады.  

“Аллаһы Тәгалә безгә гыйлемне өйрәнергә мөмкинлекләр ачты. Моның өчен биналарыбыз, өстәлләр, урындыклар, укытучыларыбыз-остазларыбыз бар. Күзебез күрә, колагыбыз ишетә. Шушы мөмкинлекне файдаланмасак, кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап тотуы җиңел булмаска мөмкин. Кемдер әйтергә мөмкин, мин соңга калдым дип. Ләкин 90 яшендә динне өйрәнеп, галим булучылар барлыгын беләбез”, - диде Булат хәзрәт.

Беренче тапкыр укырга килүчеләр өчен уку елы 29 сентябрьдә башлана. Укуларга алдан языласы түгел, әгәр сезнең дә дини гыйлем алырга ниятегез бар икән, моңа кушыла аласыз. Беренче елны гына укучылар өчен укулар һәр якшәмбе 12 сәгать 15 минутта башлана. Ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым була.

Җыелышта укуларның расписаниесе турында да сөйләштеләр. Балалар өч төркемгә бүленәчәк, кызлар, малайлар һәм нәниләр. Алар шулай ук һәр якшәмбедә укыячак. Аларга гарәп теле өйрәтеләчәк, иман дәресләре булачак. Кичке укулар бар, аның факультативы да бар.

Соңыннан барысы да хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга булсын дип дога кылдылар.  

 

фото: мөхтәсибәттән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев