Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерлары республикакүләм Спартакиададан уңышлар белән кайтты

Казанда “Өченче яшь” республикакүләм пенсионерлар спартакиадасы узды. Ул Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.


Спартакиадада республиканың 27 районыннан, 13 шәһәреннән катнашырга килделәр.

Ярышлар дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика, катнаш эстафета буенча үтте.

Лениногорскидан да бер төркем спортчы-пенсионерлар барып, ярышларда катнаштылар, урыннар алдылар.

Лениногорскилы Фәридә Усманова, Сергей Якшигулов дартс буенча, Виктор Ищеряков, Любовь Гилязова йөзү буенча, Николай Фадеев, Лариса Вотякова өстәл теннисы буенча, Марина Сафина, Якуп Халиков җиңел атлетика буенча, Надежда Долматова, Ринат Гарайшин ату буенча ярыштылар.

Нәтиҗәдә, дартста ир-атлар арасында беренче урынны Сергей Якшигулов, хатын-кызлар арасында өченче урынны Фәридә Усманова алды. Йөзү буенча хатын-кызлар арасында икенче урында – Любовь Гилязова, өстәл теннисы буенча ир-атлар арасында өченче урынны Николай Фадеев алды.

Катнаш эстафетада (скандинавия йөреше, теннис ракеткасы белән йөгерү, клюшка белән туп йөртү, футбол капкасына туп тибү) Лениногорск командасы шулай ук сынатмады: икенче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев