Лениногорск предприятиесе хезмәткәрләренә хезмәт хакы бурычы түләнде
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Республиканың ике предприятиесе 32 эшчеләренә, җәмгысе 434,48 мең сумлык әҗәтен кайтарды.
Лениногорск районының "Лениногорск заводы "АвтоСпецОборудование" ААҖ 3 хезмәткәренә 72,8 мең сумлык , Мамадыш "Усалиагрохимсервис"ААҖ 29 хезмәткәренә 361,68 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычларын түләде.
Шунысын билгеләп узарга кирәк, киләчәктә дә ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтару эше дәвам итәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Чыганак:http://mtsz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1272359.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев