Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авыллары тарихы турында язылган китаплар арта бара

Яңа Үтәмеш авылы турында язылган китап райондашларны авылның гөрләп яшәгән чакларына, 1950-1960нчы елларга алып кайта.

Фәнүс Гыйматдиновның “Күңелемдә мәңге яшәр Яңа Үтәмешем” китабы җәй аенда минем кулыма килеп керде. Аны Лениногорскида яшәүче Мәдинә Нәҗметдинова редакциягә китерде.

“Туган авыл еллар үткәч, бары тик картада гына калыр, анда кайдан, кемнәр төпләнеп калганнары, ничек көн күргәннәре турында бернинди дә истәлек киләсе буынга калмас инде дигән уйлар гел борчып торды, их, минем авылымның тарихын кечкенә булса да китап итеп чыгарасы иде дип хыялландым. Күп авылларның тарихын язган китапларны укыдым. Үзебезнең авыл егете, бабай-әби белән үскән, аларны тыңлап, барысын да хәтеренә сеңдереп барган Рәис Фатыховка безнең авылдан да истәлек булып калсын, син сөйләрсең, мин язармын дидем.

Ярар диде, ләкин насыйп булмады, бакыйлыкка китеп барды. Чияле тау китабын язучы Фәнүс Хафиз улы мин языйммы дигәч, шатланып риза булдым, язучылар казанында кайнаган кеше, җаен белә, дидем. Акча мәсьәләсен үз өстемә алдым, авылдашларга мөрәҗәгать итеп, күпме кирәк булса, шуның хәтле җыеп та бирдек, барысы да хупладылар”, - дип сөйләде Мәдинә ханым.

Китапта авылның тарихы, йортларда яшәгән кешеләрнең тормышы чагыла, бик күп гаиләләр турында язылган.  Күпсанлы фотосурәтләр куелган.

“Китап чыгу бик зур сөенеч булды. Хәзер инде безнең авылның тарихына азмы-күпме нигез салынган, кем белә, бәлки, киләчәк буын кызыксынып, кайчан да булса, нәселләренең эзләрен эзләп, шушы якларга кайтырлар, китапны нигез итеп алып, дәвамын язарга теләрләр! Туган-үскән авылыбызның киләчәге булмаса да, үткәннәрен алдагы буыннарга мирас итеп калдыра алуыбыз белән горурланам. Китапны язучы Фәнүс Хафиз улы, миңа булышып, киңәшләрен биреп, ярдәм кулы сузган  Равил Сарим улына, Мөслимә Фоат кызына авылдашлар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм”, - ди Мәдинә Нәҗметдинова.

Китап авторы Фәнүс Гыйматдинов әйткәнчә, тарихи китапны язарга үзе теләп алынган.

“Яңа Үтәмеш һәм туган авылым Чияле Тауның язмышлары береккән. Барысы да: мәктәп, кибет, клуб, медпункт, эш урыннары – бер бригада. Китапны язганда, берничә шәһәр архивына мөрәҗәгать итеп карасак та, төпле җавап алу мөмкинлеге булмады. Заманында Яңа Үтәмеш авыл советында барлык мәгълүматлар теркәлеп барырга тиеш булгандыр”. – ди Фәнүс абый.

Авыл картлары сөйләве буенча, авылга 1760-1770 елларда нигез салынган.  Исеменә килгәндә, 5 нәсел бу җирләрне боярлардан сатып алып, Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан күчеп килгәннәр, шуңа да исемен Яңа Үтәмеш дип кушканнар. Заманында мәчете, 7 еллык мәктәбе, яшьләр өчен клубы, медпункты, кибете, эшләр өчен алачыгы, сарык, чебеш, куян фермалары булган.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 11 октябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев