Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында җирле депутатларны өстәмә сайлаулар уза

Бүген – 10 декабрьдә Лениногорск районында Яңа Чыршылы авыл җирлегендә авыл советы депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

Яңа Чыршылы җирлегендәге 1826нчы сайлау участогы иртәнге 7.00 дә үз эшен башлап җибәрде.  Авыл җирлеге башлыгы Регина Мөхәмәтшина әйтүенчә, иртәнге якта халык активрак. “Көн салкын булса да, халык килә“, - диде авыл башлыгы.

1826нчы сайлау участогында тавыш бирүчеләр саны – 63. Тавыш бирү процессын сәяси партияләр вәкилләре, иҗтимагый күзәтүчеләр күзәтә. 

Сайлау участогы   20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез: бүген Татарстанның 15 районында шәһәр советы һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. Республиканың Нурлат һәм Түбән Кама, Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Тукай һәм Ютазы районнарында яшәүче 16 меңнән артык кеше үз тавышларын бирә ала. Биш сәяси партиянең төбәк бүлекләре үз вәкилләрен тәкъдим итте.

Тавыш бирү вакытында өстәмә рәвештә Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтә телефоны - 8 (843) 292-84-33 эшләячәк. 

фото: Яңа Чыршылы авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев