Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында машина йөртүче кыз каршы юлга чыккан һәм авариядә һәлак булган

Бүген Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәтендә яшь кыз үлгән.

Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары хәбәр итте.

Һәлакәт Керкәле авылы янындагы юлда килеп чыга. Шаһитлар сүзләренчә, «Лада Гранта» шоферы каршы як юлга чыга һәм каршысына килүче «ГАЗель» автомобиле белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче кыз урында ук һәлак була, «Лада Гранта» автомобиле пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында алып китәләр.

Танышлары сөйләвенчә, кыз күптән түгел генә машина йөртү таныклыгы алган, быел гына мәктәпне тәмамлаган.

 

https://tatar-inform.tatar

фото скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев