Лениногорск районы белән Петербургның Выборг районы башлыклары килешү имзалады
7 сентябрьдә, Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Лениногорск районы һәм Санкт-Петербургның Выборг районы арасында хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләүче принциплар турында килешү имзалады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге. Документка Санкт-Петербургның Выборг районы башлыгы В.Н.Гарнец һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р. Г. Хөсәенов кул куйган. Әлеге килешү...
7 сентябрьдә, Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Лениногорск районы һәм Санкт-Петербургның Выборг районы арасында хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләүче принциплар турында килешү имзалады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге.
Документка Санкт-Петербургның Выборг районы башлыгы В.Н.Гарнец һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р. Г. Хөсәенов кул куйган.
Әлеге килешү районнар арасында мәдәният, туристлык һәм мәгариф багланышларын үстерүгә мөмкинлекләр бирәчәк.
Моннан тыш, Лениногорск районы программасында Выборг районының дәвалау, мәгариф һәм сәнәгать предприятиеләрендә булу каралган. Район башлыклары Блокада корбаннарын искә алу көненә багышланган чәчәкләр кую чарасында да катнашты.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/05/147697/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев