Лениногорск районында янган йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете табылган
Татарстанда янган йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Лениногорск районы Федотовка авылында шәхси йортта 1 гыйнварда төнлә янгын чыккан. Бу турыда янгын сагының 101 номерына 22.16 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.
Күршеләр янгын сүндерүчеләргә йорт эчендә ике кеше калган булырга мөмкин дип сөйләгән.
23.10 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Янган йорт корылмаларын тикшергәндә ир-ат мәете табылган. Аның шәхесен ачыклыйлар һәм эзләү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев