Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск рәссамы Владимир Степановның якты истәлеге мәңге безнең күңелләрдә

Аңа 71 яшь иде. Яхшы дус, гаилә башлыгы, танылган рәссам Владимир Иванович Степановка гомер нәкъ менә шуның кадәр бирелгән булган. Озакка сузылган каты авыру аны безнең арабыздан 22 июньдә алып китте.

...Быелгы кебек кызу июль ае иде. Өч ел элек булды бу. Без иске генә “Волга” автомобилендә җиләккә киттек. Бүгенгедәй хәтеремдә, берәр чиләк җиләк җыйдык та, кайтыр алдыннан иркенләп чирәмгә утырдык. 
-Мин 1947 елгы, -дип сөйләп китте Владимир Иванович. – 1 майда туганмын. 1953 елда Урыссуга күчендек.  Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск педагогик училищесының  сәнгать бүлегенә укырга кердем. 
  Миннән аз гына олырак иде ул, аның тормышы турында сөйләвен тыңлау, бер караганда, аңлашыла да, икенчедән тылсымлырак та булып тоеды. 
-Армиядә хезмәт иткән ике елым заяга узмады. Иҗади да, киеренке дә вакыт иде ул. Миңа Хәрби округның хәби частьларын оформить итү бурычы куелган иде, - диде. Бераз оялыбрак кына: - Советлар армиясенең Үзәк музеен оформить иткәндә дә катнаштым, - дип өстәп куйды. Моңа гаҗәпләндем, бу турыда башкалар да белсен иде, дип теләдем. 
  Без шулай яшь каеннар күләгәсендә эчкерсез сөйләшеп утырдык. Куллар үзеннән-үзе чиләккә үрелде, аннан иң матур җиләкне алып каптык. 
-Вера бүген варенье кайнатачак, аның ул бик тәмле килеп чыга. Яшелчәләрне дә бик тәмле тозлый. Бик әйбәт хатын ул, балаларымның әнисе, оныкларның әбисе, шуның өстенә бик әйбәт рәссам да. 
  Мин аның белән килешүемне белдереп, башымны кактым. Бергәләп оештырган күрәзмәләр безне якынайткан иде. Мин Вера Викторовнаның да, улы Артём һәм оныгы Никитаның сәнгать белән мавыгуларын белә идем. Шунда Владимир Ивановичның бәхетле кеше булуын тойдым, бәхетле кеше генә гаиләсе, мавыгулары турында шулай сөйли ала. Аның мавыгуларын саный башласаң, бармаклар җитмәячәк. Ул гәрәбә (янтарь), аны ничек табулары һәм Казандагы бер шифаханәдә гәрәбә бүлмәсен оформить итүе турында сөйләде. Шулай ук китап уку, балык тоту, гөмбә, җиләк җыю, сәяхәт итәргә яратуы турында әйтеп үтте. 
-Алар минем иҗатымда булыша, - диде ул, йомгак ясагандай. 
  Беренче тапкыр оештырган күргәзмәсен исенә төшерде. 1990нчы еллар башында беренче поселоктагы БПО ЛУПНП и КРС та була ул. Утызлап эше бер цехның кечкенә генә бүлмәсенә куелган иде, мин аның картиналарын күреп соклануымны белдердем. Ул миңа: “ Аңлавың һәм ярдәмең өчен рәхмәт,  дустым”, - диде. 
  Ә иҗаты аның елдан-ел чәчәк ата барды. Бу сүзләрне мин хәзер дустымны югалткач әйтәм. Аның картиналарының сюжетлары бик гади, тормыштан алынган. Беренчесе “Мальвы” дип атала, икенчесен “ Осенняя пашня” дип беләм. Күргәзмә вакытында аның картиналарын озак итеп карыйлар иде,  тормышчанлыгы һәм рәссамның осталыгы җәлеп итә иде халыкны. 
   Иҗади  тормыш – актив эшчәнлек алып барудан гыйбарәт ул. Владимир Иванович картиналары йөздән артык күргәзмәгә куелды, аның яртысы диярлек шәхси күргәзмәләре иде. Республика Рәссамнар союзы составында аның эшләрен республика районнары, Башкортстан һәм Россия буенча күрделәр. Аның картиналары Америка, Италия, Германия, Кытай сәнгатьне яратучылар коллекциясен баетты. Ул республика Рәссамнар союзында әгъза булып торды. Һәм аның тормышындагы тагын бер вакыйга – хезмәтләре өчен Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булуы. 
  Владимир Иванович Степанов бик яхшы кеше, оста рәссам иде, сәнгать һәм әдәбият үсешенә зур өлеш кертте Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Николай Карасев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев