Лениногорск шәһәре һәм районында беренче класска баручы балалар саны билгеле
Берничә көннән яңа уку елы башлана.
Быелгы 2024-2025нче уку елында тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балалар саны – 808.
Шуның 704е – шәһәр мәктәпләренә, 104е авыл мәктәпләренә бара.
2024-2025нче уку елында барлыгы 8515 укучы мәктәп партасы артына утырачак, шуның 7296сы – шәһәрдә, 1219ы авылларда укыячак.
Лениногорск белем бирү учреждениеләрендә 2080 хезмәткәр, шуның 1128е – педагог. Мәктәпләрдә – 673, балалар бакчаларында – 423, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 32 педагог.
Яңа уку елының уңышлы узуын телибез.
фото: редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев