Лениногорск табиблары елга нәтиҗә ясадылар
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең актлар залында узган елны йомгаклауга багышланган киңәшмә узды.
Баш табиб Рим Амеров ассызыклавынча, 2020 ел җиңел булмаса да, районыбызның медицина хезмәткәрләре алларына куелган бурычларны үтәп чыга алдылар. Бу күп очракта коллективның дус һәм бердәм булуы хисабына, дип белдерде ул.
"2021 елда да безне коронавирус инфекциясе белән көрәш көтә. Ләкин хәзер инде без аның белән ничек көрәшергә икәнен яхшы беләбез. Вакцинация дә ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Яңа елда безне яңа бинада балалар поликлиникасын ачып җибәрү көтә. Кадрларның куәтен ныгыту, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү принципларын формалаштыру алда да безнең төп бурычлар булып торачак," - диде Рим Амеров.
Бу көнне 11 медицина хезмәткәре ТР Медицина министрлыгы, җирле муниципалитет һәм хастаханә җитәкчелеге исеменнән грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Яңа елга керергә берничә көн кала өч медицина хезмәткәрен лаеклы ялга озаттылар.
Рина Нойкина сәламәтлек саклау өлкәсендә 44 ел хезмәт куйган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләгән.
Әклимә Ашрапованың медицина системасындагы гомуми хезмәт стажы 33 ел. Ул балалар поликлиникасында участок шәфкать туташы булып көч куйган. 46 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән Юрий Филипповны хирург буларак күпләр белә. Ул балалар поликлиникасында эшләгән. Моннан тыш басма материаллар әзерләгән, яшь табиблар үстерүгә өлеш керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев