Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында патриотик чара үткәрделәр

Җиңү көне якынлашкан көннәрдә Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Лениногорскиның 4 нче балалар бакчасында “Бөек Җиңүгә дан!” дип исемләнгән чара үткәрделәр.

 

"Сугыш, кайгы, күз яшьләре, ачлык һәм, ниһаять, күптән көтелгән тынычлык! Кечкенә сабыйлар әлеге сүзләрнең чын мәгънәсен тоеп та, аңлап та бетермиләрдер... Без бу хакта киләчәк буынга сөйләргә, әби-бабайларыбызның батырлыгын онытмаска тиешбез", - ди китапханә хезмәткәрләре Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова, Гүзәл Падюкова.

Китапханәчеләр балаларга тарихыбызның мөһим вакыйгалары турында сөйләделәр. Балалар сугыш геройлары, сугыш вакытында балаларның батырлыклары турында белделәр, уеннарда катнаштылар. Чара эчтәлекле шигырьләр, күңелгә үтеп керә торган моңлы җырлар белән үрелеп барды.

 

фотолар:https://vk.com/feed?w=wall-148191948_1311

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X