Лениногорск ветераннар советында “Игелек эшлә» акциясе бара
Беренче булып танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Рамиз Мостафа оглы Мамедов әлеге акциягә кушылган.
Ул сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы бинасында лампочкалар һәм люстраларны алмаштыруны тәэмин иткән.
«Бездә бик күп түгәрәкләр эшли, күргәзмәләр оештырабыз, төрле чараларга җыелабыз, шуңа күрә безнең өчен яхшы хәлдәге яктылык бик мөһим. Рамиз Мостафа оглының ярдәме булгач, хәзер барлык кабинетларда һәм Мемориаль үзәктә якты һәм уңайлы», — ди ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова.
Изге Рамазан аенда шәһәр ветераннарына менә шундый хәйрия ярдәме күрсәтелде. Мөгаен, акциягә башка игелекле кешеләр дә кушылыр.
фото: Г.Хәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев