Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гаилә көненә багышланган очрашу узды (фотолар)

12 майда Гаилә көне алдыннан Лениногорскиның Никахлашу сараенда 2 мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен ЗАГС белгечләре белән очрашу узды. Очрашу барышында иң беренче урында гаилә темасы, анда очрый торган проблемалар, тулы булмаган гаиләләр, аерылышуның төп сәбәпләре турында сөйләшенде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова укучыларга гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим...

12 майда Гаилә көне алдыннан Лениногорскиның Никахлашу сараенда 2 мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен ЗАГС белгечләре белән очрашу узды.

Очрашу барышында иң беренче урында гаилә темасы, анда очрый торган проблемалар, тулы булмаган гаиләләр, аерылышуның төп сәбәпләре турында сөйләшенде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова укучыларга гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге турында сөйләде. Укучылар да үз фикерләрен әйттеләр.

Ахырда гаилә учагы символы итеп шәм яндырылды һәм ул төрле матур теләкләр белән кулдан-кулга тапшырылды. Килгән кунаклар очрашу өчен ЗАГС хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә яңадан-яңа очрашуларга өмет белән саубуллаштылар.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев