Лениногорскида «Авто-бабай — 2023» муниципаль конкурсы бара
Республика конкурсының муниципаль этабында катнашырга «бабайлар» гына түгел, «әбиләр» дә килде.
11нче гимназиядә «Автобабай — 2023» конкурсының муниципаль этабы үтте. Монда 10 кеше компьютерда конкурсның теоретик өлешен тапшырды. Катнашучылар арасында ике генә бабай, калганнары олы яшьтәге ханымнар.
Чараны «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова һәм ДОСААФ директоры Ирина Чумарина оештырды.
Катнашучылар компьютер артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы 20 сорауга җавап бирделәр.
Камил Утишовның машина йөртү стажы — 41 ел. Конкурста беренче тапкыр катнаша. Бәйге турында очраклы рәвештә генә белеп алган. «МИн гомер буе КРСта эшләдем, аннары лаеклы ялга чыктым. Менә үземне сынап карарга булдым әле. Кагыйдәләрне конкурс алдыннан бераз кабатладым», — ди.
Ландыш Зиннәтуллина үзенең элек бергә эшләгән хезмәттәше чакыруы буенча килгән. Алар бергә эчке эшләр бүлегендә эшләгәннәр. «Минем машина йөртү осталыгым зур түгел, әле 5 ел элек кенә утырдым. Бераз дулкынланам», — ди ул.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик биремнәрне ДОСААФ укытучысы Светлана Жуганова тикшерде. Аннары катнашучылар полигонга юл тотты, анда практик биремнәр үтәячәкләр.
Җиңүчене соңыннан хәбәр итәрбез. Безнең сайтны карап барыгыз.
фотолар: Рамия Гарифуллина

.jpeg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев