Лениногорскида бәйрәм көнендә вакытлыча юллар ябыла
Бу хакта Башкарма комитет хәбәр итә.
30 август – Татарстан Республикасы көне. Ул көнне Лениногорскида бәйрәм чаралары була. шул уңайдан 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы буенча Гагарин урамыннан Чайковский урамына кадәр юллар ябыла.
Шулай ук бәйрәм чаралары вакытында сәүдә нокталары оештырылу сәбәпле, «Юбилейный» паркы янындагы стоянкага машиналар кую да тыела, дип хәбәр итә Башкарма комитет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев