Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан митинг һәм парад узды (+ фотолар)

Шәһәребезнең Мәңгелек ут һәйкәле һәм Геройлар аллеясы быел да Җиңү көненә үзе янына бик күп лениногорскилыларны һәм шәһәребез кунакларын җыйды.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгыгы уңаеннан узган митинг һәм парадта катнашу – бик күпләр өчен хәтерне саклау, совет солдатының зур батырлыгын онытмау.

Елена Гаранинага – 96 яшь, ул сугыш ветеранының тол хатыны. “Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Әтине, абыйны сугышка алдылар. Кызганыч, абый фронттан кайта алмады, 1944 елда үлгән дигән хәбәре килде. Әти яралану сәбәпле, 1944 елда сугыштан кайтты. Ирем Яков та сугышта катнашкан. Ул 1990 елда вафат булды”, - дип сөйли. Елена Гаранинаның өч кызы да бәйрәмгә чыккан, бер кызы гаиләсе белән махсус  9 май бәйрәменә Казаннан кайта икән.
Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, митингта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов  бәйрәм белән котлады.  “Бөек Ватан сугышында Җиңүдә лениногорскилыларның өлеше зур. Безнең районнан 12 меңнән артык кеше киткән, шуның яртысы әйләнеп кайтмаган. Солдатларны, тыл хезмәтчәннәрен безнең онытырга хакыбыз юк", -”диде. 

Бүгенге көндә Лениногорск районында  12 ветеран, 363 тыл хезмәтчәне һәм тол хатыннар яши.

Бүгенге  тантаналы чарада ТР  Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне уңаеннан Мөрәҗәгатен укыды.

Аннары район җитәкчеләре һәм оешмалар вәкилләре, лениногорскилылар Мәңгелек ут һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алгач, залп белән, мылтыктан аттылар.

Шуннан тантаналы парадка әмер бирелде. Хәрбиләр, уку йортлары, мәктәп укучылары үзәк мәйданга табамарш атлап үтүләре аерым бер ямь өстәде.

Розалия Мостафина, Рамия Гарифуллина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X