Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан гаиләләр бүләкләнде (+ фотолар)

Шәһәр һәм районыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр шактый. 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан, гаиләләрне ЗАГС бүлеге каршындагы сәхнәдә бүләкләделәр.

Ул көнне ЗАГС бүлеге каршындагы мәйдан гөрләп торды. Матур киенеп, елмаешып, бер-берсенә ягымлы карашта булган гаиләләр җыелды. Балалар исә бәйрәмгә килүгә мастер-классларда катнаша башладылар. Тәм-том сатучы нокталар эшләде.

Бәйрәмгә килүчеләрне, гаиләләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Гаиләләргә бер-берсен хөрмәт итеп, озак еллар бергә үрнәк булып яшәүләрен теләде.

Россиядә 2008 елда Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан бүләк - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале булдырылган иде. Ул көнне әлеге медальгә районның Тимәш авылында яшәүче Венера һәм Айрат Габидуллиннар гаиләсе лаек булды. Әлеге гаилә узган ел бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үткәннәр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Габидуллиннар икесе дә иҗтимагый эшләрдә актив катнаша.

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан 9 гаиләгә Лениногорск муниципаль районы Советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында 50, 45, 30 һәм 20 елдан артык яшәүче, күп бала үстерүче гаиләләр бар. Хәмит Сафин белән Сания Гыйзәтуловнаның тормыш корып яши башлауларына 50 ел була икән. 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәмит Зәкиевич – энергетика өлкәсендә, Сания ханым педагог булып эшләгән.

Алешкиннар гаиләсе моннан 50 ел элек барлыкка килгән. Өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә сигез оныкның әби-бабасы.

Ләйлә Таһир кызы белән  Бәкер егете Илдар Фәритович  моннан 23 ел элек гаилә коралар, Ситдиковлар гаиләсе барлыкка килә. Ләйлә – танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаров белән Рәмзия ханымның кызы. “Әтиебез белән горурланабыз. Үзен дә, иҗатын да яратабыз”, - ди Ләйлә ханым. Алар – күпбалалы гаилә: 5 бала (ике малай, өч кыз) бәхетле гаиләдә үскән, кайберсе үсә генә әле. Иң зурысына 22 яшь булса, иң кечкенәсенә 1 яшь тә 4 ай. “Гаиләбез аллага шөкер, бәхеттә яшибез. Балаларыбызны яхшы сыйфатлар белән тәрбияләп үстерергә тырышабыз, алар белән горурланабыз, алар – бәхет-шатлыгыбыз. Башка әниләргә дә бәби табудан курыкмагыз, балалар үстерегез дип әйтәм. Бүген менә безне шундый тантаналы чарага чакырып бүләкләделәр, бик зур рәхмәт барысына да”, - ди Ләйлә ханым.

Рәхмәт хатлары тагын  Дементьевлар, Моисеевлар, Фадеевлар, Ивановлар Псурцевлар, Насыровлар гаиләсенә тапшырылды.  

Ана капиталы сертификаты – гаиләләргә дәүләт ярдәме. Бәйрәм чрасы барышында әлеге документны өч әни алды: Зөлфия Шаталова, Альбина Мөхәмәдиева, Яна Иванова.

Барлык катнашучыларга иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар күңелле ял кичәсе оештырдылар.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетыннан 12 июль саныннан укый аласыз.

Рамия Гарифуллина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru сайты фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев