Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида һәм авыл җирлекләрендә Сабантуй көннәре билгеле

Бүген Сабантуй уза торган мәйданда милли бәйрәм - Сабантуйны оештыру һәм үткәрүгә багышланган киңәшмә узды.

Үзәк мәйданга Сабантуй бәйрәмен әзерләү һәм оештыру буенча эшче төркем әгъзалары, шулай ук ел саен аны әзерләүдә актив катнашкан предприятие һәм оешма вәкилләре килде.

Киңәшмәдә катнашучылар мәйданда башкарыласы эшләрне билгеләделәр, Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы белән таныштылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов милли бәйрәмгә әзерлек, аны үткәрү буенча элек расланган чараларның үтәлешен анализлады. Шулай ук майдан территориясен бизәү, сәүдә оештыру, иҗади программаны һәм спорт программасын формалаштыру сораулары каралды.

Лениногорскида милли бәйрәм Сабантуй - 10 июньдә, ә авылыбыз җирлекләрендә 11 июньдә узачак.  

  " Бәйрәмгә кадәр бик аз вакыт кала, әзерлек тулы көченә барырга тиеш. Без Сабантуйны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бар көчебезне куйыйк" , - диде Рәгать Хөсәенов. Кунаклар Россиядән дә киләчәк.

 

фото: "Заман сулышы" архивыннан

 

   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев