Лениногорскида яшәүче якташыбыз Сәрия апа Әхмәтова 95 яшен билгеләп үтә
Районыбызның Иске Шөгер авылында туып, бүгенге көндә Лениногорскида яшәүче Сәрия апа Әхмәтова һәр туган көнне шөкер итеп каршы ала, тыныч, матур тормышның кадерен белеп яши.
Шулай ук бертуган абыйсы – Советлар Союзы Герое Ибраһим Мурзин турында истәлекләрне саклаучы да ул.
Сәрия Әхмәтованың тормышында хезмәт сөючәнлек һәм якыннары турында кайгыртучанлык үрнәкләре күп. Балачактан гаилә кыйммәтләренә сакчыл карарга өйрәтелгән сыйфатларны ул мөһим дип санап, гомер итә. Сәрия Хөсәеновна олы яшьтә – 95 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, узган елларны да яхшы хәтерли.
Иске Шөгер авылында зур гаиләдә туып-үсә. Гади, хезмәт яратучан гаиләдә үскән кыз буларак, ул да бер-береңә ярдәм итәргә, ачык күңелле булырга дип өйрәнеп үсә.
Тормыш әкрен генә үз җае белән барганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Сәриянең балачак тормышына да нокта куела. 10 яшьлек кыз булса да, ил өстенә килгән афәтне аңлый. “Минем бердәнбер абыем – Ибраһим Мурзинны әле сугышка кадәр үк Кызыл армиягә алганнар иде. Ул – 1916 елгы. Миннән 15 яшькә олы. Мин аның белән күп аралаштым дип әйтә алмыйм, ләкин ул минем өчен үрнәк булды. Үз бурычын намус белән үтәүче ир-ат иде ул”, - ди Сәрия апа.
Ибраһим Мурзин 7 классны тәмамлагач, 1932 елда Шөгер битум заводына кочегар булып эшкә урнаша. 5 елдан соң исә Донецк өлкәсенә, заводка эшкә китә. Аннан аны армиягә чакыралар, армия хезмәтен Баку шәһәрендә үтә. Аннары ул Ташкентта яшәгән һәм эшләгән.
“Абый безгә акча җибәреп торды, гел булышты”, - дип искә ала Сәрия Хөсәеновна. Кызыл армиядән соң Ибраһим 1942 елда фронтка китә. Сталинградны саклауда катнашкан, Европа илләрен фашист илбасарларыннан саклаган. Польшада, Одер елгасы аша кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып елганы кичә, плацдармны ала. Аннары Бриг шәһәрен алуда батырлык күрсәтә, моның өчен гвардия өлкән сержанты Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
1945 елның октябрендә абыйсының отпускка туган якка кайтуын, шатлыклы вакыйга булуы итеп хәтерли Сәрия апа. “Әти белән әни аңа авылда калырга әйткәннәр иде дә. Ул армиядән әлегә китә алмавын әйтте, үзенең анда кирәк икәнен сөйләде, Чехословакиядә хезмәт итәчәкмен диде. Ул киткәч ямансу булды. Ә инде 1946 елның декабрендә авариягә очрап, җәрәхәтләрдән һәлак булды”, - дип сөйли Сәрия ханым.
Язмам герое абыйсы белән горурлана, аны бүгенге яшьләр өчен үрнәк дип саный. Хәер, ул үзе дә шундый. Олы буын бүгенге яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш, ди. “Безнең буын гел эштә, хезмәттә булды”, - ди.
Сугыш елларында аңа фермада, кырда эшләргә туры килә. Сугыштан соң исә төзелештә көч куя.
«Экскаваторлар ул чакта юк иде. Безгә – яшь кызларга төзелеш өчен, торбалалар үткәрү өчен траншеяларны кул белән казырга туры килде. Иртә белән трактор безне траншеялар янына китереп куя иде дә, кич белән алып китә иде. Төшке ашны да шунда ашыйбыз. Ашарга ул чакта өйдән алып бардык: ипи, бәрәңге, сөт. Хәзер дә гаҗәпләнәм: бездә көч каян булды икән?” – ди ул.
Аннары штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Гомер буе хезмәттә була.
“Безнең буын шәһәрнең күп җирләрендә барган төзелештә катнашты, йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр. Шунысына шатланам, горурланам. Без сыйфатны алга куеп эшләдек. Менә миңа 95 яшь була, ә без төзегән биналар торалар, анда кешеләр яши, хезмәт куялар”, - ди Сәрия Әхмәтова.
Сәрия апа тормышындагы иң зур байлык — аның яраткан гаиләсе. Сугышны кичкән ире белән бергә алар өч ул үстергәннәр. Аларның һәркайсы үзенең уңышлары һәм игелеклелеге белән әти-әниләренә куаныч кына китергән, бүген дә әниләренең терәкләре.
Сәрия ханым уллары һәм киленнәре, оныклары, оныкчыклары өчен шатланып тора. Алар аның янына киләләр, аның турында кайгырталар. Ә ул алар белән үзенең тормыш тәҗрибәсен уртаклаша, хәзерге заманның кадерен белсеннәр өчен элек ничек булганлыгы турында сөйли.
Әхмәтовлар гаиләсендә якыннарга карата игелекле караш, намуслылык һәм бер-береңә ихлас ярдәм кебек сыйфатлар беренче урында тора.
"Балаларым, оныкларым, оныкчыкларым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен», - ди Сәрия Хөсәеновна.
фото: гаилә архивыннан
язма тулысы белән «Заман сулышы» газетыеда басылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев