Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Җиңү паровозы”: яшь буынга хәтер эстафетасы

Берничә көн элек Лениногорскида яшәүчеләрне ватанпәрвәрлек рухы бер гаилә итеп берләштерде. Писмән станциясенә килеп төшкән “Җиңү паровозын” каршыларга бик күп халык, олысы-кечесе килгән иде.

Куйбышев тимер юлы оештырган «Җиңү паровозы» ретро-составы – Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган зур масштаблы чара. Шәһәр һәм район кешеләре,  әлеге паровозны каршы алу  - 1945 нче елгы “Җиңү эшелонын” каршы алган кебек, бик дулкынландыргыч булды дип, хисләре белән уртаклаштылар.

«Без “Җиңү эшелонын” үзебез күрмәсәк тә, кинолардан карап, бабаларыбыз сөйләгәннәрдән чыгып беләбез. Минем әтием һәм әнием ягыннан ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Әниемнең әтисе сугышта һәлак булган, ә әтинең әтисе 1945 нче елның июль аенда, “Җиңү эшелонының” берсендә туган якларына кайта алган. Бүген шушы “Җиңү паровозын” каршы алырга килүем бабаларымның якты истәлеген данлау да. Оныгым белән бергә килдек, мин аңа Бөек Ватан сугышында илебезнең нинди авырлыклар кичергәне, күпме батырлары булуы турында алдан сөйләдем. Шуңа күрә ул да  дулкынланып көтеп торды бу көнне. Паровозның кычкыртып станциягә килеп керүе үзенә бер онытылмаслык мизгел булды» ,- ди каршы алырга килүчеләрнең берсе Газинур Саматов.

Бу көнне тимер юл станциясендә төрле буын кешеләре - ветераннар, яшьләр, балалары белән килгән гаиләләрнең күпләп җыелуы Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекнең кешеләр йөрәгендә яшәвен күрсәтүче дәлил.

“Җиңү паровозы” – тәгәрмәчләр өстендәге музей гына түгел, ә сугыш турында тарихи дөреслекне саклаучы, сугыш еллары техникасы белән танышырга мөмкинлек бирүче, яшь буынга хәтер эстафетасын тапшыручы, җиңү өчен халкыбыз түләгән бәя турында искә төшерүче дә ул.

Мондый чаралар  аерым әһәмияткә ия. Алар буыннар арасындагы элемтәне сакларга һәм яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. 

Әлеге “Җиңү паровозы” Самара шәһәрендә, андагы “Алар Ватан өчен көрәште” дип аталучы хәрби-патриотик клуб инициативасы белән оешкан.

«Без төрле-төрле станцияләрдә тукталып бер сәгатьләр торабыз. Паровозны озата баручылар, тукталган бер җирдә экскурсия уздырып, монда куелган хәрби техника турында сөйлиләр. Алар сугыш тарихы турында бирелгән барлык сорауларга җавап бирергә әзер, үзләре дә хәрби-патриотик клуб әгъзалары булып торалар. Өсләрендәге хәрби киемнәр дә, игътибар иткәнсездер инде, Бөек Ватан сугышы чорыннан, ниндидер бер могҗиза белән генә сакланып калган киемнәр. Әлбәттә болар барысы да безне каршыларга килүчеләргә зур тәэсир ясый. Аеруча, балаларда, алар кызыксынып экспонатлар турында сорашалар, фотога төшәләр», -ди “Җиңү паровозы” составы әгъзасы Елена Блохина.

“Җиңү паровозы” нәкъ күрсәтелгән вакытына килеп җитте, халык аны 1945 нче елда җиңүчеләрне алып кайткан поезды каршы алгандай көтеп алды. Ә бер сәгатьтән паровоз Бөек Җиңү сәламе белән Ульяновск, Пенза якларына юл тотты.

Исламия Галимова фотолары һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2412237.htm сайты фотолары

Фикер
Артур Якупов, сугышчан хәрәкәтләр ветераны:
-    Җиңү поезды турында без күптәннән ишетеп беләбез, әмма безнең Лениногорскидагы Писмән станциясенә әле ул беренче генә кабат килеп тукталды. Аны каршы алырга кызым Лилиана белән килдек. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән буыннар турында балаларга кече яшьтән сөйләргә кирәк дип ышанам. Безнең гаиләбезнең Бөек Ватан сугышына турыдан-туры катнашы бар. Әниемнең бабасы – Иннокентий бабай сугышны башыннан-азагына кадәр кичеп, Берлинга кадәр барып җиткән. Бөек Җиңү көне – аның өчен күбрәк һәлак булган сугышчан дусларын искә алу көне иде. Әмма шулай да, шушы көнне орден-медальләрен киеп, тыныч кына бәйрәм итүен хәтерлим мин аның. “Җиңү паровозы” чарасы безнең лениногорскилыларны җилкендереп алыр, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур этәргеч булыр дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев