Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кар чистарту буенча эшләр көчәйтелгән режимда бара

Лениногорск шәһәре һәм районы кар “тоткынлыгында” калды.

Юлларны чистартуда барлык техника да җәлеп ителгән. 

“Беренче чиратта үзәк урамнар һәм тротуарлар чистартыла.  Аннары башка урамнарда һәм шәхси секторда, - дип сөйли Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков. – 20 январьда, шимбә көнне, көннең икенче яртысында юллар шактый чистартылды. Машиналар һәм халык йөрер өчен юллар булды. Ләкин якшәмбе иртәсендә янәдән кар, буран башланып, юлларны, урамнарны кар белән тутырды. Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре кар өемнәре белән көрәшә. Тракторлар, грейдерлар, башка техника – эштә”, - ди ул.

Лениногорск районы башлыгы  Рәгать Хөсәенов үзенең социаль челтәрдәге “страничкасы”  аша халыкка килеп туган ситуациягә карата сабыррак булырга киңәш итә. “Барлык техника да кар чистартуга җәлеп ителде. Көчәйтелгән режимда эшлиләр. Федераль трассалар ябык. Шәһәр һәм районнан читкә машина белән чыгарга киңәш итмим”, - дип хәбәр итә Рәгать Хөсәенов.

фотолар: Башкарма комитеттан.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев