Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мошенниклар туксан яшьлек әбидән бер миллион сум таләп иткәннәр

Мошенникларга кемнең акчасын алдап алсалар да – барыбер.

Шушы көннәрдә яше туксаннан да өстә булган лениногорскилы хатын-кыз мошенникларның мәкерле тозагына эләккән.

Пенсионер әбигә мошенник аның кызы булып, елаган тавыш белән шалтыраткан. Ул үзенең юл һәлакәтенә юлыгуын, аның гаебе белән йөкле яшь хатын-кызның көчле яраланып, баласын югалтуын әйткән.

Калган ягы мошенникларның элеккеге, инде күп тапкырлар сыналган схемасы буенча: зыян күрүче хокук саклау органнарына гариза язмасын өчен аңа кичекмәстән  1 миллион сум акча табып бирергә кирәк булган. Юкса, пенсионер ханымның кызына төрмә срогы янаган.

Көтелмәгән хәбәрне ишеткәч, олы яшьтәге кеше югалып калган. Әмма “кызыннан”, тавышың белән ни булды, дип сорый алган. “Кызы” аңа, авариядә минем иренем ярылды, кабыргаларым сынды, мин үзем дә хәзер хастаханәдә, табиблар беренче ярдәм күрсәттеләр, дип җавап биргән.

Пенсионер хатын-кызның мошенниклар таләп иткән күләмдә акчасы булмаган, билгеле. Шулай да, алдагы көндә бирәк булыр дип, берәмтекләп җыеп, 300 мең сум  саклап торган. Шушы акчаны ул “кызы” белән булган хәлне җайлау өчен тырышып йөрүче, үзен полиция хезмәткәре дип белдергән ир кешегә биреп җибәргән. Әлбәттә, бу кешене дә мошенниклар җибәргән булган.

Бераздан зыян күрүченең кызы  сау-сәламәт үз аякларында  өйләренә кайтып кергән. Ул полиция бүлегенә килеп гариза язган.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаятьне кылуда шикле дип табылган, 45 һәм 34 яшьлек ике ир-ат тоткарланган. Тикшерү эшләре бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев