Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр конкурсының район этабы узды: һәр гаилә - тарих сыман
Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» - “Эхо веков в истории семьи” республика шәҗәрәләр фестиваленең район этабы җиңүчесен ачыкладылар.
Шәһәрнең Тимерьюл станциясе микрорайонында урнашкан күпфункцияле үзәктә – мәдәният йортында узган конкурста районыбызның 3 гаиләсе катнашты.
Традиция буенча, конкурста катнашучылар милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз нәселләре белән таныштырдылар, гаилә традицияләре, ядкәръләре турында сөйләделәр, милли аш-суга осталыкларын, сәхнәдә концерт номеры да күрсәттеләр. Аларның әзерлеген Казан экспертлары, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары, Казан мәдәният институты хезмәткәрләре бәяләде.
Һәр гаилә шулкадәр ныклап әзерләнгән. Һәр гаилә белән тарих битен ачкан сыман танышып бардылар.
Кыямовлар нәселе үзләрен таныштыруны коймак белән тәмле чәйдән башлады. Гөлнара ханым тәкъдим итә тора, үзе шигырь юлларына салып, сөйли тора. Аш-су өстәле дә мул ризыклар белән тулган. Балан, кабак пирогы да, пәрәмәчләр бар. “Без әле иҗади гаилә дә. Менә монда уңышларыбызның бер өлеше генә”, - дип грамоталарны да күрсәтте Гөлнара ханым.
Кыямовлар нәселе Юлтимер, Үрнәк авылларын берләштерә. Шәҗәрәдә 7 буын әби-бабайны ачыклый алганнар.
2014 елда әбиләре нәсел шәҗәрәсен бөртекләп җыя башлагач, алар нәсел агачын заманча итеп, зур форматта эшләткәннәр. Катнаш гаилә булганлыктан, мөселман һәм православие динен хөрмәтләп, ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен саклап яшибез, дип белдерде алар.
Галимовлар-Ситдыйковлар нәселе – укытучылар династиясе. Нәсел шәҗәрәсе белән таныштыручы Роза ханым Галимова гомеренең 33 елын укытучы һөнәренә багышлаган. Ике кызында да шул һөнәргә мәхәббәт тәрбияләгән.
“Шәҗәрә буенча эш караламадан, 3 метрлы кәгазьдән башланды, - дип сөйли ул. – Аны миңа әти яклап туганыбыз Наилә апа бирде. Безнең әти – Тәлгать Ситдиков укытучы була һәм әни дә шул һөнәр иясе. Әни Федотовкада укыткан, танылган шагыйрь Гәрәй Рәхимнең сыйныф җитәкчесе булган. Әти – фронтовик. Мин аның парад формасын таптым, ә формада медальләр дә килеп чыкты”, - дип сөйләде.
Роза Тәлгатовнаның әтисе – талантлы кеше, шигырьләр дә язган, рәсем ясарга осталыгы булган. Сугышка кадәр Шөгер типографиясендә эшли, аннары сугыш елларында “Шөгер таңнары” газетында штаттан тыш хәбәрче була.
Галимовлар гаилә ядкәръләрен дә җылы истәлек итеп саклый. Шулар арасында Тәлгать абый гармуны, үз куллары белән язып калдырган язмалары.
Шәҗәрәләр конкурсында катнашучы өченче гаилә – Бәдретдиновлар. Алар нәсел шәҗәрәсен балан агачы формасында эшләп куйганнар. “Ни өчен балан агачы сайларга булдык, чөнки гомер-гомергә өй каршында балан агачы үскән. Балан җимешләре бергә берегеп үсә, безнең нәсел дә шул җимешләр кебек, бәйрәмнәрдә, эшләрдә, авыр хәлдә, шатлыклы мизгелдә бергә”, - дип таныштыруны башлап җибәрде Иске Иштирәктән Рушания Котдусовна.
Бәдретдиновлар нәселенең тарихы 1703нче елдан башлана, типтәрләр нәселеннән. Бу хакта мәгълүматлар Илфак Шиһаповның “Иске Иштирәк тарихы” китабына кертелгән. Шәҗәрәдә 11 буынны ачыклый алганнар.
Нәселдә төрле һөнәр ияләре бар икән, төзүчеләр, укытучылар, умартачылар. Барысы да җор телле, сүзгә, җырга, биюгә оста.
«Безнең Зәйнәп әби аш-суга оста булган, - дип дәвам итә Рушания Котдусовна. - Туйларга коштеле, бавырсак пешерә иде. Без – балаларга, 5 бала идек, иртән торуга тәмле коймак, кыстыбый пешкән була. Балан бәлеше – иң яратып ашала торган ризык нәселдә».
Гаилә ядкәръләре үз урынын тапкан. Монда түрлекләр, чиккән, эрләгән әйберләр, гарәп телендә Коръән, элеккеге фотолар.
Әлеге гаилә – табигать җанлы, урман-болыннарда йөреп, үләннәр, гөмбә, җиләк җыялар.
Лаеклы рәвештә Бәдретдиновлар гаиләсе шәҗәрәләр конкурсының район этабында беренче урынны алды. Икенчедә – Галимовлар, өченчедә Кыямовлар нәселе.
Җиңүче гаиләгә зональ этапта да катнашырга кирәк булачак.
Язма кыскартылды, тулысынча «Заман сулышы» газетының 15 ноябрь санында укый аласыз.
Розалия Мостафина тексты
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев