Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ТОС рәисе урынбасарлары өчен киңәшмә-практикум узды (фотолар)

11 нче ТОСта шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашында ТОС рәисе урынбасарлары өчен киңәшмә-практикум үтте. Көн тәртибенә хокук бозуларны профилактикалау соравы куелган иде. Һәр ТОС үткәргән рейдлары буенча хисап ясады. 2017 елда 56 рейд оештырылган, анда 180 дружиначы катнашкан. Иң активлары ишегалды бәйрәмнәрендә район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде....

11 нче ТОСта шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашында ТОС рәисе урынбасарлары өчен киңәшмә-практикум үтте.

Көн тәртибенә хокук бозуларны профилактикалау соравы куелган иде. Һәр ТОС үткәргән рейдлары буенча хисап ясады. 2017 елда 56 рейд оештырылган, анда 180 дружиначы катнашкан. Иң активлары ишегалды бәйрәмнәрендә район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Рейдлар быел да дәвам итәчәк.

Киңәшмәнең практик өлешендә сүз "ЛОГОС" үзәге директоры Ольга Ященкога бирелде. Ул авыр "авыр" хәлдәге гаиләләр белән эш алымнары турында сөйләде. Коллективны берләштерү өчен күрсәтмә чара оештырган иде. Киңәшмә 11нче ТОС буенча экскурсия һәм әлеге ТОС рәисе урынбасары Лиана Габидулинаның мәгълүматын тыңлау белән төгәлләнде.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев