Лениногорскида узган чарада ничә әни катнашты? (ФОТОлар)
Алар барысы да уңган хуҗабикә, нык рухлы, батыр йөрәкле , киң күңелле һәм чибәр ханымнар.
Сүзебез гаиләдә үзенчәлекле балалар тәрбиялүче "Әниләр йөрәге" конкурсантлары хакында бара. Алар белән якыннан таныштырабыз:
Беренче сан астында шәһәрдәшебез- Дарья ЦВЯЩЕНКО. Тормышны, табигатьне яратучы әлеге мөлаем ханым "Нәфислек" номинациясенә лаек булды.
Икенче сан астында- Эльвира БОРОДИНА. Әлмәт шәһәреннән килгән акыллы һәм чибәр ханым "Идеал" номинацисенә лаек булды.
Өченче сан астында лениногорскилы киң күңелле, ягымлы ханым Миңлегөл ВАФИНА. Чарага күз явын алырлык торт пешереп килгән. Ул "Гаилә учагын саклаучы" номинациясе иясе.
Дүртенче сан астындагы конкурсант Бөгелмә кунагы- Эльвира АТАМАНОВА. Өч кыз әнисе өлгер һәм гүзәл ханым быелгы конкурсның җиңүчесе. Чарага ул гаиләсе белән килгән, алар сәхнәдә янында булдылар.
"Әниләр йөрәге"тасмасын җиңүчегә танталы рәвештә әлеге конкурсның 2017 елдагы җиңүчесе Эльвира Шәрифуллина тапшырды.
Бишенче сан астында шәһәрдәшебез Рада НЕСТЕРОВА. Полиция капитаны батыр йөрәкле Рада "Өмет һәм терәк" номинациясе дипломанты.
Алтынчы конкурсант безнеке. Ул- Айгөл ФРОЛОВА. Киң күңелле, нечкә билле шәһәрдәшебез "Алтын куллар" номинациясенә лаек булды. Матур прическалар ясаучы ханым пешерергә дә оста, матур итеп бии дә.
ИШМЕТЬВА Татьяна- җиденче сан астында чыгыш ясады. Бөгелмәдән килгән талантлы ханым "Мәрхәмәтле йөрәк" номинациясе дипломанты булды.
Сигезле сан сан астында Әлмәт шәһәреннән килгән җитез һәм нәфис Римма МИНГАЛИВА. Ул "Позитив" номинациясенә лаек булды.
Фотолар һәм текст авторы Зилә Мөдәррисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев