Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатның әнисенә Батырлык ордены таныклыгы тапшырдылар

Ватан Геройлары көне алдыннан бүген мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов МХОда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ренат Насыбуллинның әнисенә Батырлык ордены таныклыгын тапшырды.

Ренат Рөстәм улы Насыбуллин 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. 2023 елның июнендә һәлак була.  Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Ренат Рөстәм улы Лениногорскида туа. 5нче мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан Суворов хәрби училищесына укырга керә. Аннары Бөгелмәдә һөнәри училищеда укый. Армия хезмәтен үти. Аннары Бөгелмәдә эчке эшләр бүлегендә эшли.

Таныклыкны Рәгать Хөсәенов Ренатның әнисе – Зөмәрә Хәйдәровнага тапшырды. Солдатның әти-әнисенә чын ул, Ватанын яратучы егет үстерүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Мэриядә шулай ук район башлыгы Лениногорскида яшәүче Михаил Иванович Конахинга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырды.

Михаил Конахинга - 49 яшь, ул  узган елның октябрендә үзе теләп хәрби операция зонасына китә. Полигонда өйрәнүләр узганда сеңерләренә зыян килә һәм өйгә кайта. “Ике атна өйдә тордым. Күңелдә тыныч түгел, үземне гаепле итеп хис итәм. Болай булмый дип, янәдән киттем. Грозный аша китәргә уйладым. Гудерместа Россия Спецназ университеты иде,  анда төркем җыйдылар һәм 18 ноябрьдә без “лентаның теге ягында” идек”, - дип сөйли Михаил Иванович.

3 айдан соң өенә кайта. Ул Чечня Республикасының «Ахмат-Спецназ» ордены белән бүләкләнгән. Михаил үзе Үзбәкстанда туып-үсә, техникумда укый, армия хезмәтендә була. Әнисе Лениногорскига күчеп кайткач, 1997 елда Михаил да кайтырга карар итә.

Өлкән сержант Конахинның әйтүенчә, яңадан хәрби операция зонасына китәсе килү теләге бар. “Ләкин минем апам берүзе генә монда. Әгәр китсәм, аңа бик авыр булачак”, - ди Михаил Конахин.

Розалия Мостафина

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2260227.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев