Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида йортларны газга тоташтырып бетерү программасы эшли

Лениногорск районы халык өчен мөһим һәм әһәмиятле булган федераль программалар эшли, шуларның берсе  йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы.

Моннан кемнәр һәм ничек файдалана ала? 

Халык газ үткәрү хезмәтеннән файдалана ала –  торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир участогы чигенә кадәр бушлай газүткәргеч суза ала. Районда әлеге программа узган елның ноябреннән эшли башлады. Халыктан йортны газга тоташтыру буенча 50 дән артык гариза кергән. 

-    Әлеге программа кабул ителгәннән соң без халыктан гаризалар кабул итә башладык, - дип сөйли «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте “Лениногорскгаз” эксплуатация-производство идарәсе баш инженеры Эльвир Залялиев. 

Газны тоташтырып бетерү (догазификация) дигәндә газүткәргечне газ бүлеп бирү үзәгеннән капка төбенә кадәр китереп җиткерү каралган. Менә шушы эш бушлай башкарыла. Шуны да аңларга кирәк: газны участок буенча өйгә кадәр бушлай кертеп бирәләр дигән сүз түгел бу. Анысын хуҗаның үзенә подрядчы оешма яллап кертәсе. Проектын эшләтү дә, җиһазларын сатып алу да йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшә.

“Лениногорскгаз” идарәсенә гаризалар Писмән, Ивановка, Куакбаш, Сходнево-Чертанлы, Югары Каран, Дала Зәе, Керкәле һәм башка авыллардан кергән. Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова әйтүенчә, Сходнево-Чертанлыдан 1 гаилә, Куакбаштан 2 гаилә гаризаларын узган ел көзен тапшырганнар, эшләр быел кышкы айларда башкарылган. “Халык өчен кирәкле программа. Йортта яшәүчеләр моны үзләре башкара калсалар, күпме вакыт, күпме көч һәм акча кирәгер иде”, - ди авыл башлыгы.

“Лениногорскгаз” идарәсе белгечләре  аңлатуынча, газны капка төбенә китереп җиткерү өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, бу ярдәм газ кертелгән торак пунктлар өчен генә актуаль. 

Газ керәчәк йорт һәм җир рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Газны йорт кирәк-ярагы өчен генә тоту. Ягъни аны йорт эчен җылыту һәм ризык әзерләр өчен генә куллану рөхсәт ителә.


Газ үткәрү өчен эшне нәрсәдән башларга?
-    Гариза бирергә. “Лениногорскгаз” идарәсенә язмача тапшырырга яки дистанцион рәвештә ЭПУ «Лениногорскгаз»га бирергә. Шулай ук моны электрон юл аша да эшләп була. «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм Газлаштыруның бердәм операторы сайтына кереп, мәгълүматларны тутырырга кирәк.
-    Гариза тапшырганда, барлык документларны теркәргә: йорт яки җир участогы милкенә хокукны раслучы документ, план, паспорт, СНИЛС.

Гаризалар 20 көн эчендә карала. Уңай карар кабул ителгәндә, килешү 30 көн эчендә төзелә. Социаль газлаштыру сораулары буенча (843) 288-26-59, 288-26-16 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев