Лениногорскиның үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Халык бу юлы күбрәк кәбестә, ит һәм сөт продукцияләрен алды.
Шулай ук ярминкәдә сатуда балык продукциясе ассортименты да киң иде.
Ит бәясе 350-360 сумнан сатылды. Лениногорскилылар авылдан килгән ит, свежий бит, дия-дия яратып алды.
Бал продукциясе белән Самара ягыннан килгәннәр.
Районыбыздагы аграр предприятиеләр бодай, солы, арпа саттылар.
Чистай районныннан төрле продукция белән сату итәргә килгәннәр: җиләк-җимеш, балык продукцияләре бар иде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ярминкәдәге бәяләр белән танышып чыкты, сатучылар, сатып алучылар белән аралашты.
Розалия Мостафина фотолары
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)

Нет комментариев