Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән фура машинасы китте

Гуманитар ярдәм җыюда барлык Лениногорск районы халкы катнашты.

Махсус хәрби операция зонасына өч машина озатуында 20 тонналы гуманитар йөк белән фура юлга чыкты. Гуманитар ярдәмне УАЗ, Нива, Газель машинасы озата. Әлеге машиналар да шулай ук тутырып төялгән йөк белән, анда мобилизацияләнгән ир-егетләргә дигән исемле посылкалар. Посылкаларны хатыннары, әти-әниләре, туганнары, якыннары җыйган.

УАЗ һәм Нива машинасы солдатларга хәрби бурычларны үтәр өчен анда калачак. “Нива” автомашинасын “Лениногорск” санаторий-профилакторие биргән.

Гуманитар йөк Лисичанск халкына да барачак. Төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары – аларга зур ярдәм булыр. “Жилищник” җәмгыяте зыян күрүчеләргә 12 куб төзелеш такталары җибәрде. Шәхси эшмәкәр Рамиз Мамедов күп күләмдә бәрәңге, суган, шикәр, ярмалар, май тапшырды. “Агропак-Татарстан” 20 тонна артезиан суы җибәрде. “Ихлас” мәчете вәкилләре һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән – азык-төлек продуктлары: консервалар, макароннар, ярмалар һәм башкалар.

Гуманитар йөкне озатуда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, Лениногорск бүлекчәсендәге «Беркут» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Рамил Даутов, Лениногорскиның "Чик сакчылары берлеге" рәисе Артем Сарбаев, «Арго» җитәкчесе Рамил Асадуллин киттеләр. Алар барысы да хәрби операция зонасына  якташларыбыз янына берничә тапкыр барганнары булды.

фото: Роман Богатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев