Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан СВО зонасына гуманитар ярдәм һәм автомобиль китте

30 март көнне районнан чираттагы гуманитар ярдәм махсус операция зонасына якташ хәрбиләребезгә китте.



Гуманитар ярдәмдә медикаментлар, инструментлар, автомобиль өчен резина, азык-төлек, кием-салым һәм башка беренче кирәк-яраклар бар. Хәтта туган якның чишмә суы да егетләребезгә барып ирешәчәк.  Шулай ук “Газель” автомобиле дә ир-егетләргә китте. Әлеге машинаны Иске Шөгердән Рамил Бадыйков бүләк иткән.

Гуманитар ярдәм Керкәле , Шөгер, Иске Шөгер, Мөкмин-Каратай авыл җирлеге халкы белән берлектә  әзерләнгән. Ә гуманитар йөкне һәм автомобильне илтүне  Керкәле авыл җирлеге башлы Линар Бигманов үз өстенә алды. Аның белән Керкәледән волонтер Вәлиев Ильфат (махсус хәрби операциядә катнашучы солдатның туган абыйсы) та киткән.

Гуманитар йөкне җыюда «Бердәм Россия»нең депутатлар корпусы, Лениногорск үзәк район хастаханәсе  баш табибы Рим Әмиров, хастаханә табиблары да  үз өлешләрен керткән.

Рамазан аенда эшләгән изгелекләрегез савап булсын.

Гуманитар ярдәм илтүчеләргә хәерле юл, исән-сау барып кайтсыннар.

Махсус хәрби операция зонасында булган солдат егетләргә сәламәтлек, исән-имин туган якка кайтсыннар дип телибез.


фотолар: https://vk.com/official_leninogorsk?w=wall-192569052_7701

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев