Лениногорскилы зарлана: салкында көттек, терминал янында кеше юк
Җомга көнне терапевтка язылырга бардык. 7 гә хәтле кермәделәр, салкында тордык, дип яза Николай исемле берәү "Халык контроле" порталына.
Аның зары моның белән генә бетми: терминал янында кеше булмавы да борчыган аны. Бер регистратор утыра, ул терминалдан телефонга чаба, ди.
Аның мөрәҗәгатенә республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан болай дип җавап биргәннәр:
- Поликлиника расланган эш тәртибе буенча, иртәнге 7 дән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Һәр көнне 12гә кадәр терминал янында 1 катта шәфкать туташы дежурлык итә, 12 дән соң регистратор хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев