Лениногорскилы Бөгелмә кешесен алдаган
Бөгелмәле 46 яшьлек ир безнең шәһәрдә снимать итеп торырга фатир эзләгән. Интернеттан бер белдерү табып, шалтыраткан. Фатирны бер айга арендалау арзанрак - 4 мең 500 сум тора, дип җавап биргәннәр аңа, тик ярты бәясен алдан түләргә кирәк. Бу СМС белән җибәргән счетка әлеге сумманы күчергән, шуннан соң фатир хуҗасы шалтыратуга...
Интернеттан бер белдерү табып, шалтыраткан. Фатирны бер айга арендалау арзанрак - 4 мең 500 сум тора, дип җавап биргәннәр аңа, тик ярты бәясен алдан түләргә кирәк. Бу СМС белән җибәргән счетка әлеге сумманы күчергән, шуннан соң фатир хуҗасы шалтыратуга җавап бирми башлаган.
Бөгелмәле хокук сакчыларына бу хакта хәбәр иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге. Сак булыгыз, дип кабат кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев