Лениногорскилылар, ачык кое - сак булыгыз!
Шәһәрнең Лермонтов урамы, 23 нче йорт ишегалдындагы кое ачык, аның капкачы коега төшкән. Инде бу хәлгә дүртенче көн. Хасил булган чокырның хуҗасы- Лениногорск җылылык челтәре. Әлеге оешмага өч тапкыр шалтыратып та, килеп караучы күренмәде. Диспетчерга мәсьәләнең җитдилиген аңлата башлагач: - Сезгә заявка калдырырга кирәк булачак. Аннан соң баш инженер караячак...
Шәһәрнең Лермонтов урамы, 23 нче йорт ишегалдындагы кое ачык, аның капкачы коега төшкән. Инде бу хәлгә дүртенче көн. Хасил булган чокырның хуҗасы- Лениногорск җылылык челтәре. Әлеге оешмага өч тапкыр шалтыратып та, килеп караучы күренмәде. Диспетчерга мәсьәләнең җитдилиген аңлата башлагач:
- Сезгә заявка калдырырга кирәк булачак. Аннан соң баш инженер караячак һәм эшкә алыначаклар, - дип аңлатты.
Караңгыда күрмичә төшеп китү куркынычы зур. Бу хакта уйланмыйлар микән?
Җәй көне ремонт эшләре башкарганнан соң, юлны да тиешенчә тигезләп бетермәделәр. Халык моңа да канәгатьсезлек белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев