Лениногорскилылар өчен конкурс
Эчке эшләр министрлыгы "Полицейский дядя Степа" дип исемләгән балалар иҗаты бәйгесе игълан итә. Ул безнең ил мульт- һәм кинофильмнарындагы геройлар - полиция хезмәткәрләренә багышлана. Бәйге 3 этапта узачак: җирле, региональ һәм федераль. Текстиль, агач, полимер балчыктан ясалган кул эшләре кабул ителә. Әлеге бәйгедә 6-14 яшьтәге балалар катнаша ала. Җирле этап...
Эчке эшләр министрлыгы "Полицейский дядя Степа" дип исемләгән балалар иҗаты бәйгесе игълан итә.
Ул безнең ил мульт- һәм кинофильмнарындагы геройлар - полиция хезмәткәрләренә багышлана.
Бәйге 3 этапта узачак: җирле, региональ һәм федераль.
Текстиль, агач, полимер балчыктан ясалган кул эшләре кабул ителә. Әлеге бәйгедә 6-14 яшьтәге балалар катнаша ала.
Җирле этап 1 майга кадәр үткәрелә. Конкурс эшләре Лениногорск эчке эшләр бүлегендә - 216 кабинетта кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 2-71-93.
Региональ этапта җиңүче эшләрнең фотолары Эчке эшләр министрлыгының сайтында һәм интернетта урнаштырылачак. Федераль этап җиңүчеләрен онлайн тавыш бирү белән ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев